Район башлыгы министр белән СССР Героен Җиңү көне белән котлады

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лаеш районының мактаулы кешесе, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. Эльмира Зарипова Борис Кирилловичка Татарстан Президентыннан открытка һәм бүләкләр тапшырды, Михаил Афанасьев шулай ук открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды. Кунаклар Бөек Ватан сугышы ветеранына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, игелек, тыныч күк йөзе һәм бар яхшылыкны теләделәр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International