Георгий тасмасы – 2019

2019 елның 26 апреле, җомга

Үзәк китапханә «Георгий тасмасы – 2019» акциясенә кушылды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга Георгий тасмалары тараттылар. Ул дөньяны фашизмнан коткарып, һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү символы, фронт өчен барысын биргән кешеләргә рәхмәт, ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы.

Акциянең төп максаты яңа буыннарга куркыныч сугышны халыкның нинди бәя белән җиңүен, безнең кем варислары булуыбызны, кем белән горурланырга, кемне истә тотарга тиешлегебезне искәртеп тору.

Бөек Җиңү символы ике төстән тора – кара һәм кызгылт-сары. Алар төтен һәм ялкынны белдерәләр – үз Ватаны сагына баскан һәм авыр сугыш вакытында дошманнан курыкмаган кешеләр героизмы, кыюлыгы һәм батырлыгы символы. Киемебезне бизәүче Георгий тасмасы аерым бер тойгы бирә. Яхшы гадәт бар: георгий тасмасын бант һәм элмәк формасында бәйләп бар май бәйрәмнәрендә күкрәкнең сул ягында йөртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International