26 апрельдә Лаеш шәһәре РДКсында «Национальная красавица» I район конкурсы булды. Сәхнәдә Лаеш районының өч әйдәүче милләте тәкъдим ителде: татарлар, руслар һәм керәшеннәр. Кызлар тамашачыларга һәм жюрига үзләренең талантларын гына түгел, кулинар осталыкларын да күрсәттеләр. Конкурс җиңүчесе – Лаеш районының милли чибәре дип Ташкирмән авылыннан Екатерина Кормачева табылды. Котлыйбыз!