Россия Почтасы командасы мини-футбол буенча турнир җиңүчесе булды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Лаеш шәһәрендә Лаеш районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында мини-футбол буенча турнир уеннары үтте. Ярышларда 11 команда катнашты, алар ике төркемгә бүленде. Өченче урын өчен матчта районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге командасы җиңде, алар 10 минут эчендә көндәшләренә 3 туп керттеләр. Финалда «Ферекс» һәм «Россия Почтасы» командалары очрашты һәм бары тик пенальти сериясе генә иң көчле команданы билгеләргә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә Лаеш районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында мини-футбол буенча спартакиада чемпионы “Россия Почтасы” командасы булды. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев бүләкләде. Ул призерларга медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр һәм, әлбәттә, җиңүче кубогын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International