Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Башта ул “Атабай” агрофирмасының яңа җитәкчесе белән таныштырды, ул – Илшат Мусин.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

Үзмәшгуль кешеләр өчен махсус салым режимы турында район башкарма комитетының икътисади һәм инвестицион үсеш буенча җитәкче урынбасары Виктор Тябин сөйләде.

«Бизнес-брейк» проекты кысаларында Казанның махсус автомобильләр заводы эшчәнлеге белән предприятие директоры Тимур Цикало таныштырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International