Европа иммунлаштыру атнасы – 2019 кысаларында “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ әйдәүче белгеч эксперты В.А.Гатауллина мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрде. Бу әңгәмәдә “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, РЦМП, халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.
Әңгәмә «Защитимся вместе: вакцины работают!» исеме астында үтте. Әлеге чараның максаты – халыкның игътибарын иммунопрофилактиканың кешеләр сәламәтлеге һәм иминлеге өчен әһәмиятенә юнәлтү һәм бу өлкәдә белемнәрен күтәрү.
Әңгәмә барышында тыңлаучылар тарафыннан сораулар бирелде һәм аңлатмалар алынды.