Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 7 мартыннан № 484-р боерыгын үтәү йөзеннән, шулай ук җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын кисәтү мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләренә хезмәт культурасын кертү максатыннан хәбәр итә: 2019 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр район предприятиеләре һәм оешмаларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрелә. Хезмәтне саклау көннәре “түгәрәк өстәл” утырышлары, киңәшмәләр, смотр-конкурслар, хезмәтне саклау өлкәсендә бозуларны профилактикалау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча форумнар формасында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International