«Это в сердце было моём…» китап күргәзмәсе

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Совет һәм Россия язучысы Виктор Петрович Астафьевның 95 еллыгына Үзәк балалар китапханәсендә яшь укучылар игътибарына «Это в сердце было моём…» китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият язучының бай эчке дөньясын ачып бирә, ул туган ягы – Себер турында хатирәләр белән сугарылган. Язучының күп әсәрләре автобиографик һәм балачак, туган йорттагы тормыш турындагы хатирәләргә багышланган. Үзенең «В тайге у Енисея», «Медведи идут по следу», «Васюткино озеро» һәм башка хикәяләрендә язучы туган як табигатен сурәтләп кенә калмый, ә яшь укучыларның игътибарын табигатьнең алар ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ булуына юнәлтә.

Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына адресланган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International