День победы. И в огнях салюта
Будто гром: запомните навек,
Что в сраженьях каждую минуту
Погибало десять человек.
Э. Асадов
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ЛТЭТ студентларының «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Шаги Победы» акциясендә катнаштылар. Ул Язгы игелек атнасы һәм алда торган Җиңү көне бәйрәме кысаларында үткәрелде.
Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында ветераннарына - өйдә социаль хезмәтләр алучыларга бардылар һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм бөек Җиңү өчен рәхмәт билгесе итеп балалар кулы белән ясалган открыткалар тапшырдылар.
Акция балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә, шулай ук яшь буынны үз илеңнең тарихын белергә һәм йөрәкләрендә һәрчак җир йөзендә тынычлык һәм иминлек яулаган кешеләргә рәхмәт сакларга кирәклегенә ышандыруга юнәлтелгән.