Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

 


Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн бар буыннар тарафыннан яратыла һәм лаеклы төстә бөтенхалык бәйрәме итеп санала. Өлкән буын кешеләре өчен ул элеккечә хезмәт бердәмлеген символлаштыра, яшьләр өчен – язгы яңаруны һәм киләчәккә өметләрне.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме төрле һөнәр, буын, ышанулар кешеләрен, илебезнең икътисади потенциалын ныгытучы, гражданнарның әхлакый һәм физик сәламәтлеге турында кайгыртучы, лаеклы тормышка, иминлеккә һәм бәхеткә өметләнүче бар кешене берләштерә.

Әлеге яз бәйрәме алдыннан барыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык яхшы эшләрдә уңышлар, хезмәтегезгә сорау булуын һәм лаеклы бәяләнүен телим! Майның җылы кояшы үзенең энергиясе белән уртаклашсын, ә бәйрәм кәефе, шатлык һәм тормышны ярату һәрчак сезнең белән булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International