Хезмәт көненә «Гармонь моя» фестивале булды

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

 


Яз һәм Хезмәт көнендә лаешлылар Державин мәйданына һәм Элемтәчеләр скверына җыелдылар. Монда «Гармонь моя» район фестивале һәм Халыкара бию көне хөрмәтенә бәйрәм чарасы булды.

Импровизацияләштерелгән сәхнә РДКга керү урынында урнашкан. Беренче майның тантаналы өлешен Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов ачты.

Мактаулы кунаклар шәһәр кешеләрен Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар һәм барысына сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңай кәеф теләделәр. Аннан соң иң яхшы сыерчык оясына конкурс нәтиҗәләре ясалды. Конкурсны «Инженерлык технологияләре» РСК оештырды. Район кешеләре 60тан артык оя ясадылар һәм бу бәйрәм көнендә иң яхшы осталар бүләкләнде.

Бүләкне конкурсның иң яшь катнашучысы – Матвей Храмовка (“Рябинка” балалар бакчасы) тапшырдылар.

Өченче урын Александр Ужовниковныкы(Урта Девятово).

Икенче урынны Фәнис Галимов (Лаеш) алды.

Конкурсның җиңүчесе - Артем Агафонов (Сокуры).

«Инженерлык технологияләре» РСК генераль директоры Виктор Арефьев бу конкурсның ел саен үткәреләчәген әйтте.

Аннан соң Халыкара бию көне уңаеннан бәйрәм концерты башланды. Ачык һавада «Рябинушка», «Престиж», «Надежда»хореографик ансамбльләре, шулай ук талантлы җырчылар чыгыш ясады.

РДК директоры Айгөл Курченкова катнашучыларны дипломнар һәм рәхмәтләр белән бүләкләде.

Шул ук вакытта Элемтәчеләр скверында гармунчылар уйный башлады. «Гармонь моя» район фестивале әлеге уен коралында уйнаучыларны һәм халык музыкасын яратучыларны җыйды. Бар районнан килгән музыкантлар күңелле рус, дәртле татар һәм матур чуаш көйләрен башкардылар.

Ә иң кечкенәләр өчен аерым конкурс программасы оештырылган иде. Балалар күңел ачтылар, эстафета һәмконкурсларда катнаштылар. Ә ахырда алар акбур белән рәсемнәр ясап, үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр. (“Кама ягы” газетасы материаллары буенча).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International