Мөселманнарның Рамазан ае башланды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

 

6 майга каршы төндә, кояш бату белән мөселманарның изге Рамазан ае – ураза тоту һәм догада булу ае башланды.

Көндез, таңнан кояш батканчыга кадәр алар ашау-эчүдән тыелалар һәм вакытларын дога кылу белән изге эшләргә багышлыйлар. Уразаны авыру кешеләргә һәм кечкенә балаларга тотмаска ярый. Быел Ураза бәйрәме 4 июньгә туры килә.

Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят түләүчеләргә – 600 сум. Сәламәтлек торышы буенча ураза тота алмау һәм аны икенче көнне үти алмау өчен фидия билгеләнгән – һәр калдырылган көн өчен 200 сум күләмендә. 

Зәкят түләү өчен нисаб 230 мең сум тәшкил итә.

25 майда «Казан Арена» стадионында VII Республика ифтары булачак, ул бер табын артында 15 000 кешене җыячак. Ифтарда гадәттә Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республика һәм Россиянең башка төбәкләренең дин эшлеклеләре, православие һәм католик диннәре вәкилләре, шулай ук халыкның социаль якланмаган катлаулары: күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Моннан тыш, ифтарга ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килә.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International