Киләчәк буыннар иминлеге

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

1. Балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге

Районның мәгариф системасы 51 белем бирү оешмасын берләштерә: 17 урта гомуми белем бирү учреждениесе, 7 төп гомуми белем бирү учреждениесе, 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 прогимназия, 1 өстәмә белем бирү учреждениесе, Лаеш техник-икътисади техникумы, 2 социаль учреждение: балалар йорты һәм сукыр һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәп.

Соңгы елларда районда 7 балалар бакчасы төзелде, 25 мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Хәзерге вакытта Усады авылында 260 урынга тагын бер балалар бакчасы төзелә һәм Лаешның 2нче мәктәбе белән Кече Елга балалар бакчасына капремонт буенча эшләр башланды. Мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә ашыручы 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм Усады прогимназиясендә 2106 бала тәрбияләнә, бу мәктәпкәчә белем бирү белән балаларның 65%ын колачлау.

2018 елда булган балалар бакчаларында өстәм 125 урын булдырылды, әмма урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулы булып кала. Бүгенге көнгә чиратта 2061 бала тора, аларның 1399ы 1 сентябрьдән йөри башларга тели, шул исәптән 674е 3тән 7 яшькә кадәр.

2. Заманча белем бирү проблемалары

Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә 4121 кеше укый. Планлы рәвештә кирәкле укыту-матди база булдырыла, ул белем бирү эшчәнлеген сыйфатлырак дәрәҗәдә оештырырга, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә тернәкләндерү, спорт һәм гомуми үсеш юнәлешләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Анатолий Васильевич Луначарский болай дигән: «Педагог — это тот человек, который должен передать новому поколению все ценные накопления веков и не передать предрассудков, пороков и болезней.»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International