Игътибар! Куркыныч!

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Котыру вирусы хайваннарның һәм кешеләрнең үзәк нерв системасына зыян китерә. Вирусны төп таратучылар - кыргый хайваннар (бүреләр, төлкеләр, кыргый мәчеләр, селәүсеннәр, керпеләр, кимерүчеләр), авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннары. Бу планда иң куркынычы – төлкеләр. Котыру белән авыручы кайбер төлкеләр үзләрен агрессив тотарга һәм кешеләргә ташланырга, ә башкалары, киресенчә, мәчеләр кебек ягымлылык күрсәтергә мөмкиннәр. Аларны кулга алырга ярамый. Кеше гадәт котыруны үзенә хайван һөҗүм иткәндә һәм тешләгәндә йоктыра. Котыру билгеләре күренгәндә хайваннарны изоляцияләргә һәм районның дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Котыруны профилактикалауда хуҗаның йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәве мөһим роль уйный. Котырудан прививка иртә яшьтә ясала, алга таба ел саен. Ул йорт хайваннарына Лаеш муниципаль районында "Лаишевское РГВО" ДБУ белгечләре тарафыннан түбәндәге адреслар буенча ясала: Лаеш шәһәре, Урожайная урамы, 1 йорт, район дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасы, телефон 2-70-01, торак пунктларда участок ветеринария пунктларында: Кече Елга (ветврач - Нәбиуллин Илнур Миңнулла улы, телефон 89046759926), Державино (ветврач - Габдуллина Гөлназ Фоат кызы, телефон 89178639780), Хәерби (ветврач - Бозов Марат Булат улы, телефон 89063260855).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International