Кичә Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районы делегациясе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Делегация составына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре керде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрында үтте.