Татарстанда сабан культуралары чәчү планлаштырылган мәйданнарның яртысында диярлек үткәрелгән

2019 елның 7 мае, сишәмбе

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Татарстанда 6 майга 812,5 мең га мәйданда башкарылган, бу 47%ны тәшкил итә.

«Быел сабан культураларын 1 млн 742 га мәйданда чәчү планлаштырыла, шул ук вакытта сабан ашлыгы культураларын 971,6 мең га мәйданга чәчү алда тора”, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Республикада 6 майга сабан ашлык һәм кузаклылар 554,4 мең гектарда чәчелгән, бу 57%ны тәшкил итә.

Моннан тыш, шикәр чөгендере 48,5 мең га (75%), рапс –  17,4 мең га (17%) чәчелгән.

6 майга мәгълүматларга ярашлы төстә, чәчү республиканың барлык 43 муниципаль районында да бара. “Кайбер районнарда бу эш инде 50%тан артыгракка үтәлгән”, - дип ассызыклады Илдус Габдрахманов.

Тулырак мәгълүматны районның рус телендәге сайтыннан белергә мөмкин.

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International