«Җиңү язы»

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Шундый вакыйгалар бар, алар вакыт хакимлегенә буйсынмыйлар һәм, еллар үткәнгә күпме ераграк китәләр, аларның бөеклеге шуның кадәр ачыграк сизелә. Һәр елны май көннәрендә безнең шәһәр дәһшәтле сугыш елларын искә ала, һәлак булган геройлар истәлеген хөрмәтли.

Үзәк китапханәдә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 74 еллыгына багышланган “Җиңү язы” шигырь укучылар һәм театр сәнгатенең I район конкурсы үтте. Конкурста балалар катнашты. Алар Ю. Друнина, О.Берггольц, К.Симонов, А.Твардовский, Ч.Айтматов, Р.Сафин, Ф.Кәримнең сугыш турындагы шигырьләрен укыдылар һәм залдагы беркемне дә битараф калдырмадылар. Тамашачыларның кайберләре күз яшьләрен яшерергә тырышмадылар да. Чыгышлар арасындагы тәнәфесләрдә сугыш елларының популяр көйләре яңгырады. Җиңүчеләр – Булат Гаязов (Державино авылы), Гөлинә Алиева (Пәрәү авылы), С.И.Мурзина исемендәге «Мурзилки» балалар халык театры (Лаеш шәһәре). Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International