Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш визиты белән килде, аның барышында ул муниципалитет хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Аны Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрделәр.
Аерым алганда, территорияләр өстеннән очып үткәндә Татарстан Президенты вертолеттан Столбище авылы (“Волжская” АФ ЧҖҖ), Хәерби авылы (“Хәерби” ЧҖҖ), Урта Девятово авылы (“Урта Девятово” ЧҖҖ), Кече Елга авылы (“Просто Молоко Агро” ЧҖҖ, 25 Октябрь исемендәге поселок (“Волжская” АФ ЧҖҖ), Нармонка авылы (“Нармонка” АФ ЧҖҖ) янындагы басуларны карады.
Никольский авылы янында Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре белән аралашты.
Монда предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе оештырылган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка Казанның махсус автомобильләр заводы автолавкасы күрсәтелде, монда авыл кешеләре төп азык-төлек продукциясен сатып ала алалар.
Шулай ук ТатНИИСХ – АПК Татарстана селекция яңалыкларын, «Нармонка» агрофирмасы, «Егорьево теплицалары» ЧҖҖ үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев язгы кыр эшләренең график буенча үткәрелүен, эштә өзеклекләр булмавын хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы техникасын куллану буенча сораулар шулай ук юк.
Марат Әхмәтов Лаеш районының үз спецификасы булуын, әмма монда инвесторлар килгәннән соң районның яңа дәрәҗәгә чыгуын билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, районда мөгезле эре терлекләр баш саны кимүгә юл куелмады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрийларны тулы көчкә эшләргә чакырды. “Хәзер һәр көн кадерле, -диде ул. – Чәчүне максимум буенча башкарырга кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук терлекчелек һәм үсемлекчелек кебек тармакларны да онытырга ярамавын ассызыклады – чөнки болар барысы да авыл кешеләре өчен керем чыганагы булып тора.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте