2019 елның 1 гыйнварында "Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 3 октябрендәге 350 номерлы закон үз көченә керде.
Кабул ителгән закон нигезендә 3 һәм 4 бала тапкан һәм алар 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән, 57 һәм 56 яшькә җиткәч, иминият стажы кимендә 15 ел булганда һәм күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып билгеләнгән күләмдә индивидуаль пенсия коэффициенты зурлыгында картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы карала. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналарга карата 50 яшькә җиткәч пенсиягә чыгу хокукы турында хокукый норма сакланып калган.
Өч яки дүрт баласы булган әниләргә вакытыннан алда пенсия билгеләү буенча яңа ташламалар " йоклый», чөнки картлык буенча гадәти иминият пенсиясен алу хокукы вакытыннан алда «күпбалалы» пенсиягә караганда иртәрәк барлыкка килә. Әйтик, агымдагы елда хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе 55 һәм 6 айга, ә 2020 елда 56 һәм 6 айга билгеләнергә мөмкин. Шул рәвешле, асылда, дүрт бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү буенча ташлама 2020 елда, ә 2021 елда өч бала тәрбияләүче әниләр өчен эшли башлаячак.
Тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru .
Район Пенсия фонды идарәсе тел. 2-52-41, 2-52-07