Сугыш ветеранын котлау

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров Татар Сараланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиуллин Исмәгыйль Вәлиулла улын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ул ветеранга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан открытка һәм азык-төлек җыелмасы, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открытк, акчалата ярдәм һәм бүләкләр, «УК «Гранат-Стан Групп» ЧҖҖ генераль директоры Тимур Айрат улы Шәймиевтан азык-төлек җыелмасы тапшырды. Котлауларга Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин да кушылды. Кунаклар Исмәгыйль Вәлиулла улына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе теләделәр!

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International