Животных тоже войной опалило,
Им, как и людям, несладко там было.
Себя не жалея, они воевали:
Людей спасали и танки взрывали.
Им званья «Герой» не присуждали,
Әмма аларның батырлыгы – легендага әйләнде...
Ел саен 9 майда безнең илдә бөек бәйрәмне – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәләр. Бу датага Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 1нче гимназиясе 3 сыйныф укучылары өчен «Они тоже сражались на фронте» мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрделәр. Алып баручылар балаларга фронтта солдатлар белән бергә без кече туганнарыбыз дип атаучылар: этләр, атлар, тычканнар, мәчеләр, дельфиннар, күгәрченнәр, дөяләр, пошилар һәм башкалар да сугышуы турында сөйләделәр. Армиядә хезмәттә хайваннар Җиңү өчен бик зур роль уйнаганнар. Алар солдатлар белән бергә ач торганнар, кызулыктан һәм салкыннан, пулялардан һәлак булганнар, арганлыктан интеккәннәр, әмма аякка басканнар һәм яңадан үз хезмәтләренә тотынганнар, меңнәрчә кешеләр гомерен коткарганнар.
Безнең заманда да хайваннар хәрби постта хезмәт итәләр. Безгә хайваннарга сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм аларны якларга кирәк. Чара азагында алып баручылар балаларга тыныч күк йөзе һәм аларның һәрчак Җирдәге тынычлык хакына үз гомерләрен биргәннәрне истә тотуларын теләделәр.