"Җиңү йөзләре"

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ЛТЭТ студентлары арасыннан «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә Язгы изгелек атнасы һәм алда торган бәйрәм кысаларында «Лицо Победы» акциясендә катнаштылар.

Акциядә катнашучылар өйдә социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына бардылар, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм бөек Җиңү өчен рәхмәт билгесе буларак балалар кулы белән ясалган фоторамкалар тапшырдылар. Ветераннар кунакларны дулкынланып һәм шатланып каршы алдылар. Өйдәгечә җылы халәттә ветераннар фронт еллары, кырыс сугышчан юллар турында искә алдылар.

Акция балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә, шулай ук яшь буынны үз илеңнең тарихын белергә һәм йөрәкләрендә җир йөзендә тынычлык һәм иминлек яулаган кешеләргә рәхмәт сакларга кирәклегенә тагын бер кат ышандыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International