Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районы буенча эшлекле визит ясады, аның барышында язгы кыр эшләре барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. ТР Президентын ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде.
Марат Әхмәтов Саба районының икътисадында авыл хуҗалыгы мөһим урын алып торуны ассызыклады. Министр сүзләре буенча, бүгенге көндә төп бурычларның берсе – районның авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту.
Терлекчеле тармагына килгәндә, монда уңай күрсәткечләр билгеләнә. Һәр көнне районда 170 тоннадан артык сөт җитештерелә.
Очрашу тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов «Шинар» роботлаштырылган яңа сөт комплексы төзелеше барышы белән танышты. Объект 2,4 мең савым сыер тотуга исәпләнгән. Сөт комплексы проектының 600 башка исәпләнгән.