«Икенче бөтендөнья сугышы турында хатирәләр»

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Ел саен, 9 майда иң күркәм бәйрәм Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу датаны бәйрәм итү алдыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Воспоминания о Второй мировой войне» квест-уены үтте.

Әлеге квестның максаты - үсмерләрдә гражданлык бурычы, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгы, геройлыгы турында күзаллау формалаштыру.

Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, уенда катнашучыларга иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирделәр. Алар Россиянең сугышлар тарихындагы юбилей даталарын искә төшерделәр, логик мәсьәләләр чиштеләр һәм башка биремнәр башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International