Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Дятлово авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Романычевны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. Гүзәл Удачина ветеранга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан открытка һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды, ә Михаил Афанасьев – үз исеменнән открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр бирде. Кунаклар Михаил Ивановичка нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләделәр!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте