Лаешлылар Җиңү көнен билгеләп үтте

2019 елның 10 мае, җомга

Кичә Лаеш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булды. Алар район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары колоннасы үтү белән башланды. Аннан соң шәһәрнең Җиңү паркында 9 май хөрмәтенә митирнг булды. Анда җыелганнарны бәйрәм белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады. Ул бу көнне безнең Ватаныбыз иминлеге һәм мөстәкыйльлеге өчен гомерләрен биргәннәрне искә алуыбызны билгеләп үтте. “Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы, бөек батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!”, - диде Михаил Афанасьев.

Чыгышы барышында район башлыгы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Бүгенге көндә Лаеш районында сугышта катнашкан 9 кеше, 319 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашканнарның 109 тол хатыны һәм концлагерьләрнең 3 тоткыны яши.

Лаешлыларны Җиңү көне белән ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да котлады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды һәм аяз күк йөзе һәм иминлек теләде.

Митингтан соң Лаеш шәһәре урамнары буйлап «Бессмертный полк» үтте. Шәһәр кешеләре белән бергә район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советы депутатлары Михаил Сыровацкий һәм Дмитрий Самаренкин да үзләренең фронтовик бабаларының фотографияләрен алып бардылар.

Соңрак Собор мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Ә кичен лаешлыларны күңелле дискотека һәм салют көтә иде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International