Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг Ташкирмән мәктәбендә иң мөһим чараларның берсе булды. Тантаналы чарада тыл хезмәтчәннәре һәм авылдашлар мактаулы кунаклар булдылар. Митингта чыгыш ясаучыларның барысы да әлеге чараның үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен мөһимлеген билгеләделәр, укучыларга укуда уңышлар, бар эшләрендә инициатива һәм җаваплылык, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын, ә бар кешегә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Бүгенге көнгә кадәр яши алмаган фронтовикларны бер минут тын торып искә алдылар. Митинг укучыларның концерт номерлары һәм һәйкәлгә венок салу белән тәмамланды. Митингка килгән һәр кешегә зур рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International