Россия МЧСының бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә “112” системасы буенча Лаеш районында яшәүчедән хәбәр килә, ул Олы Кабан торак пунктыннан 5-6 км ераклыкта юл буендагы басуда артиллерия снаряды табуын хәбәр итә. Соңрак мәгълүматны вакыйга урынына килгән МЧС һәм полиция хезмәткәрләре дә раслый. Куркыныч табылдык белән эшләү өчен ОМОНы инженер-техник бүлеге хезмәткәрләре чакырыла. Саперлар табылган снарядның чыннан да сугышчан 152 миллиметрлы чктырту тибындагы гаубица снаряды булуын билгеләделәр. Аның якынча узган гасырның 60нчы елларыннан бирле җирдә ятуына карамастан, ул әле һаман да тирә-юньдәгеләр өчен чын куркыныч тудыра. Әлеге хәлләрне искә алып, росгвардиячеләр аны тапкан урында шартлату ысулы белән юк иттеләр.
Росгвардиянең ТР идарәсе матбугат хезмәте