Якутия делегациясе Лаеш районында булды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген Лаеш районына Саха (Якутия) Республикасыннан төбәкнең муниципаль берәмлекләренең мәдәният идарәсе начальниклары составында делегация килде. Кунакларны район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина озатып йөрде.

Делегация өчен экскурсия Никольский авылыннан башланды, анда традицион рус мәдәнияте һәм «Каравон» ансамбле белән танышу булды, аннан соң барысы да рус утарына үттеләр.

Соңыннан кунаклар Сокуры авылына килделәр. Монда алар бөек рус шагыйре Гавриил Державин белән бәйле урыннарда булдылар һәм авыл клубы эшчәнлеге белән таныштылар.

Алга таба экскурсия Лаеш шәһәрендә дәвам итте. Кунаклар Семрук поселениесендә, “Кама диңгезе” яр буенда һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар.

Аннан соң район мәдәният йортында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу булды. Мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев Лаеш районы мәдәният тармагы эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар каршында шулай ук Татарстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рескомы рәисе Альбина Сабитова чыгыш ясады. Делегациядә катнашучылар коллегаларына җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларны Саха (Якутия) Республикасына килергә чакырдылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International