«Бар гаилә белән китап киштәсе янында» китап күргәзмәсе

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Если у ребёнка слёзы и капризы,
Не берите, мамы в помощь телевизор
Сын не разберётся, что там на экране,
И добрей и лучше от него не станет.
И не упустите в этой жизни мига:
Покажите детям, что такое книга. 
Халыкара гаилә көненә Үзәк балалар китапханәсе абунәсендә «Всей семьёй у книжной полки» китап күргәзмәсе оештырылган. Гаилә – ул һәр кеше тормышында иң мөһиме, ул безнең якын кешеләребез һәм туганнарыбыз. Күргәзмә үз эченә ике бүлекне алган: бар гаилә белән укыйбыз һәм гаилә тәрбиясе серләре. Беренче бүлектә балалар һәм әти-әниләр бергә укырга тәкъдим ителгән китаплар, ә икенчесендә балаларны гаиләдә тәрбияләү турында фәнни-танып белү әдәбияты бирелгән. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият баланың эчке дөньясын баетырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Ә әти-әниләр үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат таба алырлар. Чөнки гаиләдә генә бала үсә һәм шәхес буларак формалаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International