Россия авыл хуҗалыгының оператив мәгълүматлары буенча, 6 майга Россия төбәкләре арасында тәүлегенә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында ирешелгән - 3,5 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае - 2,7 мең тонна, ә өченче урынны Воронеж өлкәсе алып тора - 2,2 мең тонна.
Бер сыердан уртача тәүлеклек савым илебез авыл хуҗалыгы оешмаларында 17,07 кг тәшкил итә, бу узган елгы шул вакыттагыдан 0,96 килограммга артыграк.
Шуны әйтергә кирәк, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм Министрлык тарафыннан республикада җитештерүне һәм сөт матуны яклау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру аркасында, уңай нәтиҗәләр билгеләнә.
Татарстан Республикасында савым һәм 2019 елның 15 маена сөт сату буенча оператив мәгълүмат белән район сайтында «Оперативная информация»бүлегендә танышырга мөмкин.