ПРЕСС-РЕЛИЗ
15 майда Казанда АгроНТИ-2019Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын тантаналы ачу булды, ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 15 һәм 16 майда үткәрелә.
Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныфлары укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамыында балаларга команда ситуацион мәсьәләләр тәкъдим ителәчәк һәм алар мөстәкыйль рәвештә шәхси агрокоптерларын, роботларын һәм метеоҗайланмаларын җыя алачаклар.
«Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан мәктәп укучыларын Милли технологик инициатива (НТИ)ның технологик өстенлекләре өстендә эш белән таныштыру һәм аңа җәлеп итү, шул исәптән авыл хуҗалыгында санлы технологияләр куллануга, АПКны роботлаштыру мәсьәләләренә һәм башкаларга. Конкурс укучыларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән”, - диде Аграр университетректоры Айрат Вәлиев чараны ачканда.
Тантаналы чарада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгатъ Таһирҗанов та катнашты. Ул конкурста катнашучыларга уңышлар һәм үзләрен иҗади яктан күрсәтүләрен теләде.
«Республиканың терлекчелек комплексларында робот-савучылар, басуларда – пилотсыз авыл хуҗалыгы хозтехникасы эшли. Әле 20 ел элек кенә моңа ышану да кыен иде. Һәм аграр секторга тармакны алга этәрергә сәләтле квалификацияле кадрлар кирәк”, - диде Тәлгатъ Таһирҗанов.
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Бу турыда тулы мәгълүматны районның рус телендәге сайтыннан белә аласыз