Бүген, 15 майда, Сугышчан Дан музеена “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге” тәрбияләнүчеләре килде. Алар өчен музей хезмәткәрләре танып-белү экскурсиясе үткәрделәр. Балалар кызыксынып сугыш чоры предметларын карадылар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар язмышы турында белделәр. Экскурсиядән соң барысы бергә сугыш хроникасы видеосын карадылар һәм сугыш еллары җырларын тыңладылар.