Шундый исем астында бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган конкурс-уен программасы үтте.
Халыкара гаилә көне – җәмгыять тормышында гаиләнең зур әһәмиятен раслаучы бәйрәм. Чарага килүчеләр гаилә һәм аның әһәмияте турында күп нәрсә белделәр.
Балалар һәм әти-әниләр әлеге чарада актив катнаштылар, конкурсларда актив катнаштылар, җитезлек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Һәр кечкенә катнашучыгадиплом һәм истәлекле сувенир тапшырылды. Бәйрәм татлы сыйлар һәм истәлеккә фото белән төгәлләнде.