Марина Девятова Каравон-2019 ның махсус кунагы булачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

25 майда Лаеш районының Никольский авылындарус халык бәйрәме Каравон узачак. Быел бәйрәм кунакларын халык бәйрәме киңлегенә максималь җәлеп итүче интерактив тематик мәйданчыклар көтә. Алар арасында – бергәләп җырлау, бию, биюләр өйрәнү, балалар уеннары, батырлар тамашалары, шулай ук осталардан – чүлмәкчеләр, тукучылар һәм башкалардан борынгы ысулларга һәм технологияләргә өйрәнү.

Халык күңел ачуларының бизәге зур ярминкә булырга тиеш. Бәйрәм гадәттәгечә барлык катнашучылар һәм кунаклар катнашында зур әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.

Россия җырчысы, халык җырларын башкаручы, халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, «Народный артист-3» телевизион проекты финалисткасы – Марина Девятово бәйрәмнең махсус кунагы булачак.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International