Грант бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары сайлап алу буенча конкурска йомгак ясалды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсы җиңүчеләрен игълан итә. Грантларның гомуми суммасы 75миллион сум тәшкил итә.

Конкурста катнашкан 37 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативыннан төрле эш юнәлешләре буенча 16 кооператив грант ияләре булды, ашлык, ит, сөт эшкәртүдән башлап моноазыклар эшләүгә кадәр:

СССППК «Высокогорский фермер» Биектау районы, Дачное поселогы;
СПССК «Монокорм» Кукмара районы, Ядкарь авылы;
ССППК «Исток» Чүпрәле районы, Яңа Чүпрәле авылы;
СПСПСК «Айкорм» Тукай районы, Яңа Мусабай авылы;
СССПАПК «Чита» Питрәч районы, Чита авылы;
СППСК «Аксубай» Аксубай районы, Иске Киязлы авылы;
СССППК «Союз агро» Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы;
СПСПК «Арташ» Саба районы, Два поля авыл;
СХППСК «Дуслык» Чүпрәле районы, Яңа Шили авылы;
ССППК «Чишма» Мамадыш районы, Катмыш авылы;
ССПК «Доминант» Менделеевск районы, Мунайка авылы;
СХПССК «Рассвет» Арча районы, Арча шәһәре;
СССППК «Фермер» Мамадыш районы, Көмеш күл авылы;
СППК «Экоптица» Мамадыш районы, Уткино авылы;
СППК «Нур», Саба районы, Юлбат авылы;
ССППК «Искра», Арча районы, Урта Верези авылы.
Грант сыйфатындагы акчалар яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә бирелә һәм төрле максатларга тотылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International