Халыкның ташламага ия категорияләре социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә акчалата компенсациянеме дигән сорау турында уйлый. Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә һәр инвалид белән социаль хезмәтләр җыелмасы кирәклеге, аннан баш тартуның кирәкмәгән нәтиҗәләре, социаль пакет алуга хокукларны кире кайтару турында индивидуаль эш алып баралар. Шулай ук социаль хезмәтләрдән баш тарту турында карар кабул иткәнче, дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәклеге турында мәгълүмат бирәләр. Әңгәмә азагында белешмәлекләр тапшыралар.