Гадәттәгечә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Всероссийский день поля» күргәзмәсе быел 10 июльдән 12сенә кадәр Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә үтәчәк.
“Бөтенроссия кыр көне” – ул уникаль күргәзмә мәйданчыгы, аның кысаларында илебез АПКсының хәзерге казанышлары тәкъдим ителгән һәм киң эшлекле программа каралган.
Һәр елны күргәзмәне үткәрү өчен ил төбәкләренең берсе сайлана. Быел моның өчен Пушкин шәһәрендәге Санкт-Петербург дәүләт аграр университетының җитештерү полигоны булачак.
Киң экспозиция түбәндәге бүлекләрдә тәкъдим ителәчәк:
“Авыл хуҗалыгы техникасы һәм АПК өчен җайланмалар”, “Үсемлекчелек”, “Агрохимия”, “Үсемлекләрне саклау чаралары” һәм башкалар.
Күргәзмәнең демонстрацияләү өлеше авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен тәҗрибә участокларында презентацияләүне һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшен күрсәтүне үз эченә ала. Эшлекле программа агросәнәгать комплексы үсешенең барлык төп юнәлешләренә кагылачак.
Узган ел «Всероссийский день поля» Липецк өлкәсендә узды һәм илебездән 3000нән артык катнашучыны җыйды.
Чара турында тулы мәгълүмат күргәзмәнең http://fielddayrussia.ru. рәсми сайтында урнаштырылган.
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте