Республикада чәчү кампаниясе барышы һәм терлекчелек тармагы үсеше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар беләнвидеоконференция элемтәсе режимында үткәрде. Анда ТР Премьер-министрыАлексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов республикада чәчү кампаниясенең ахырга якынлашуын хәбәр итте. Бүгенге көнгә 1,63 млн. га мәйдан чәчелгән, бу планның 93%ын тәшкил итә. Тагын 150 мең га мәйдан калган. Сабан культуралары чәчүне киләсе атнада төгәлләргә планлаштырыла. Төп чәчү белән параллель төстә һәлак булган уҗымнарны яңадан чәчү бара. Таган 100 мең гектардан азрак мәйданны чәчеп бетерәсе бар. Кайбер хуҗалыклар инде актив төстә басуларда саклану чаралары үткәрәләр.
Аннан соң министр агымдагы елның 4 ае өчен терлекчелекнең төп күрсәткечләре турында доклад ясады. Продукциянең төп төрләре буенча узган ел дәрәҗәсенә карата уңай динамика. 430 мең тонна сөт савылган. 400 миллионга якын йомырка җитештерелгән. Кош ите буенча да 1,5 мең тонна үсеш билгеләнгән яки 2%. Барыннан да элек, бу фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме чаралары күрелү нәтиҗәсе. Лаеш, Мөслим, Тукай һәм Кукмара районнары фермер хуҗалыклары үсешнең югары динамикасын күрсәтә.
Чыгышның тулы тексты:http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1887286.pdf
Чыгышның тулы видеосы:http://ftp.prav.tatar.ru/agro/2019/5/18052019.mp4
ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте