Атабай авылы кешесе 90 яшьлеген билгеләп үтте

2019 елның 19 мае, якшәмбе

Бүген Атабайда яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Исхаков Габделәхәт Исхак улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлиловакилде. Илнар Хантимеров юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.

Исхаков Габделәхәт Исхак улы 1929 елның 19 маенда Атабай авылында туган. Әтисе кебек үк гомерен дин юлындагы эшләргә багышлаган.

Сугыш елларында юбиляр “Кама” колхозында эшли, үзгәртелгәннән соң ”Атабай” кошчылык совхозында механик булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Аның гомуми хезмәт стажы 45 ел. Алар хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.

Хезмәттәге уңышлары өчен Габделәхәт Исхаков түбәндәге бүләкләр белән бүләкләнгән:

-юбилей медальләре;

-“Хезмәт ветераны” исеме;

-«За доблестный труд» медале.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International