Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” Комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хәбәр итә: 2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10 нан 13 сәгатькә кадәр Татарстан Халыклар дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә туры китереп гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.  

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, «Адвокатская палата Республики Татарстан» НКО вәкилләре катнашу планлаштырыла. 

 

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге сораулар буенча консультация алырга була: 

 

Баланың гомеренә, мәрхәмәтсез мөнәсәбәттән, көч кулланудан яклауга һәм куркынычсызлыкка хокукын үтәү; 

 

Баланың сәламәтлеген саклау һәм сәламәт үсешенә хокукын үтәү; 

 

Баланың гаиләдә яшәүгә һәм тәрбияләнүгә хокукын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да. 

 

Баланың мәгариф өлкәсендәге хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү; 

 

Социаль тәэмин ителүгә хокукны үтәү; 

 

Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен һәм башкаларны үтәү.  

 

Кабул итүгә язылу таләп ителми.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International