Нармонка мәктәбе укучылары “Нармонка” агрофирмасында яшелчәчелек һәм игенчелек белән таныштылар

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген Нармонка урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары “Нармонка” агрофирмасы үрнәгендә яшелчәчелек һәм игенчелек белән таныштылар. Басуларга бару укучылар белән һөнәр сайлау эше кысаларында оештырылды. Чарага республика ММЧ журналистлары да чакырылган иде.  

Укучылар кәбестә утырту процессы белән таныштылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Олег Солягин белән аралаштылар. Алар белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «ТАЛ-Агро» УК генераль директоры  Илһам Вәлиев та очрашты. 

Михаил Афанасьев мәктәп укучыларына булачак һөнәрне сайлауның һәр кеше өчен бик мөһим булуын искәртте. “Сез төрле яклап үсәргә тиеш, күбрәк белемнәр алыгыз, телләр өйрәнегез, төрле өйрәтү курслары узыгыз. Болар барысы да сезгә тормышта кирәк булачак”, - диде район башлыгы.  

Илһам Вәлиев укучыларга авылда хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү өчен күрелүче һәм эшләүче программалар һәм чаралар турында сөйләде. 

“Нармонка” агрофирмасы керә торган «Татагролизинг» АО КДАУның агрономия факультетына 100 га җир бүлеп биргән, студентлар анда практика үтәләр, шунда ук диплом эшләрен эшлиләр. Нармонка мәктәбе укучылары алар эше белән таныштылар. 

Агрофирма белгечләре укучыларның киләчәген авыл хуҗалыгында күрергә һәм аларның аграр тармак һөнәре белән кызыксынуларына өметләнүләрен  белдерделәр. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International