Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Профилактика наркотизации населения в РТ на 2014-2020 годы» подпрограммасы кысаларында «Туманная жизнь» исеме астында лекция үткәрелде.
Бу чараның максаты - сәламәт тормыш рәвешенә мотивация формалаштыру һәм начар гадәтләргә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балигъ булмаганнар белән яхшы һәм начар гадәтләр, аларның кеше организмына тәэсире турында тематик әңгәмә үткәрелде. Анда катнашучылар сәламәт тормыш рәвешенең төп кагыйдәләре белән таныштылар. Ахырда барлык катнашучыларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырдылар.