Бүген Лаеш районының барлык 25 мәктәбендә “соңгы кыңгырау” яңгырады. Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбендә узган, уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.
Үз чыгышында Михаил Афанасьев мәктәпне тәмамлауның һәр кеше тормышында иң дулкынландыручы мизгелләрнең берсе булуын билгеләде. “Сез - яңа буын, сезгә тиздән район һәм республика язмышын гына түгел, ә бәлки бар илебез язмышын да үз кулыгызга алырга туры киләчәк”, - диде укучыларга район башлыгы. Ул педагогларга һәм әти-әниләргә балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм иң яхшы укучылар һәм укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Гүзәл Удачина сүзләре буенча, кешенең иң матур хатирәләре мәктәп белән бәйле, шуңа күрә ул шәхес формалашуда әһәмиятле роль уйный.
Укучыларга һәм чыгарылыш сыйныфы укучыларына Сокуры директоры Гөлнур Гбдуллина, педагоглар һәм әти-әниләр дә мөрәҗәгать итте, ә балалар җавап сүзе белән чыгыш ясадылар. Аннан соң барысы өчен “соңгы кыңгырау” яңгырады.
2018 елда Сокуры мәктәбенә бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державин исеме бирелде. Анда шулай ук капиталь ремонт ясалды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте