Бүген, 24 майда, К(П)ФУ студентлары Г.Р.Державин исеме белән бәйле мемориаль урыннар белән таныштылар. Сокуры авылында - бөек шагыйрь туган җирдә, Егорьево авылында, аның әти-әниләре каберендә булдылар һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее буйлап экскурсия ясадылар. Тарихи урыннар һәм Лаеш шәһәре яр буе буйлап йөрү һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.