25 майда Лаеш районының Никольский авылында рус халык бәйрәме “Каравон” үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты. Бәйрәмдә шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та хатыны Әлфия Солтан кызы белән катнашты.
Чараны тантаналы ачу алдыннан кунаклар бәйрәм мәйданчыклары буйлап үттеләр һәм гамәли-декоратив сәнгать осталары продукциясен карадылар. Фәрит Мөхәммәтшин Каравон тарихының яңартылган музее белән танышты һәм хәтер китабында язма калдырды.
Бәйрәмнең рәсми бүлеге Каравон килеп чыгу һәм үсү тарихы турында сөйләүче театральләштерелгән пролог белән башланды. Михаил Афанасьев үз чыгышында билгеләгәнчә, бу бәйрәм крестьяннар һәм рус халкын яклаучы Могҗизалар тудыручы Николай хөрмәтенә үткәрелә башлаган. Ул Никольский авылында туган, ә безнең заманда Лаеш районы белән Татарстанның гына түгел, бар илебез брендына әйләнде. “Каравон республиканың күпмилләтле халкының рухи тормышында күренекле урын алып тора, ул яшьләрне дуслык рухында, үзара аңлашу һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүнең нигезе”, - диде район башлыгы.
Ул традицион мәдәниятен саклауга зур өлеш кертүләре һәм бүгенге яшьләргә бәя биргесез тәҗрибә тапшырулары өчен “Каравон” коллективының өлкән буынына рәхмәт белдерде. “Бу вакыйга безнең рус бәйрәмнәренә, шулай ук удмурт, чуаш һәм Татарстанның башка халыклары бәйрәмнәренә дә хөрмәт белән каравыбызны күрсәтә. Каравон елдан-ел географиясен киңәйтә, матурлыгы һәм тамашалары һәр яңа очрашу саен арта бара”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Каравон бәйрәмен үткәрү уңаеннан мөрәҗәгатен укып китте. Аннан соң иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә һәм хакимият органнары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Быел Каравонда Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан һәм Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 144 коллектив, 1800 кеше, шулай ук Россиянең 17 төбәгеннән 320 декоратив-гамәли сәнгать остасы катнашты.
Каравонның хедлайнеры рус җырчысы, халык җырларын башкаручы Марина Девятова булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте