Мини-футбол буенча районара турнир

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Узган якшәмбедә, 2019 елның 26 маенда Лаеш шәһәрендә Лаешның 2нче мәктәбе базасында, мини-футбол уены өчен ачык мәйданчыкта 2003-2004 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча районара турнир булды.  

Турнирда Питрәч, Балык Бистәсе, Алексеевски һәм Лаештан дүрт спорт мәктәбе коллективы катнашты. Киеренке очрашулардан соң Питрәч командасы белән тигез очко җыйган Лаеш командасы керткән һәм керттергән туплар аермасы буенча аларны алга үткәрде.  

Урыннар түбәндәгечә билгеләде: 

1 урын - Питрәч, 2 урын - Лаеш, 3 урын - Балык Бистәсе, 4 урын - Алексеевск. 

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, грамотадар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнделәр. 

Безнең команданың тренеры спорт мәктәбе тренеры Праслов Сергей. 

    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International