Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

“Алтын көз”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хәбәр итә, 2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль хәлдә һөнәри психологлар белән үзләрен дулкынландырган сораулар турында фикер алыша алалар, шул исәптән балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән аралашу, үсмерләр арасында конфликтлар һәм психологик пландагы башка “балалар” мәсьәләләре (проблемалары) буенча, профессиональ консультация  һәм тәкъдимнәр ала алалар. 

Чараның спецификасын исәпкә алып, һәм белгеч-психолог белән продуктив эш максатыннан анда катнашырга теләүче гражданнарга телефон аша алдан язылу кирәк: (843) 236-61-64.  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International