СПОРТ РУБРИКАСЫ

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Калининград шәһәрендә 24 майдан 26 сына кадәр Янтарный спорт  комплексында Калининград өлкәсенең дзюдо һәм самбо федерациясе президенты Хлопецкий В.А. призларына дзюдо һәм самбо буенча IV традицион  турнир булды. 

Ярышларда сигез илдән: Казахстан, Литва, Эстония, Белоруссия,  Кыргызстан,  Латвия,  Үзбәкстан һәм Россиядән1200 гә якын кеше катнашты. Бу турнирда Лаеш спорт мәктәбе спортчылары да катнашты.  

Ярышларның беренче көнендә 55 кг авырлык категориясендә Андреев Станислав 1 урын өчен көрәштә Эстония спортчысын алга уздырып 2 урын алды! Икенче көнне Әхмәтшин Артур 42 кг авырлык категориясендә Назрань һәм Латвиядән көндәшләреннән соң 3 урын алды. Гайнетдинов Кәрим 38 кг авырлык категориясендә ярымфиналда 38 катнашучы арасында 5 урынга чыкты. Кызлар да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Фәтхетдинова Әминә һәм Хәйретдинова Самира 32 кг авырлык категориясендә иң яхшы җиделеккә керделәр.  

Спортчылар белән спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Насыйбуллин шөгыльләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International