Район башлыгы праймеризда тавыш бирде

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстанеда “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүе узды. Столбище авылында урнашкан #1603903 исәп участогында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев тавыш бирде. Ул праймеризның Татарстан Дәүләт Советында халык мәнфәгатьләрен якларга лаеклы иң яхшы кандидатларны билгеләүнең тагын бер мөмкинлеге булуын билгеләде. “Әгәр без җаваплы һәм безнең фикернең мәсьәләләрне хәл иткәндә исәпкә алынуын телибез икән, гражданлык активлыгы күрсәтергә кирәк”, - дип өстәде ул.Исәп участоклары иртәнге 8дә ачылды һәм кичке 20гә кадәр эшләде. Лаеш районында алар барлыгы 8 иде. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International